Мин сагынам назлы язларыңны…
Язларда мин хыял корамын.
Язларда мин мәхәббәтем эзләп,
Мең урадым Казан урамын.
Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!
Мин сагынам озын кышларыңны…
Күңелемә күчә бураның.
Бураннарда сине эзли-эзли
Мең урадым Казан урамын.
Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!
Мин яратам җылы җәйләреңне…
Мин җәйләрдән яңгыр сорадым.
Сагышларым яңгыр юмасмы, дип,
Мең урадым Казан урамын.
Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!
Мин яратам моңлы көзләреңне…
Көзләрдән мин бәхет сорадым.
Икебезгә уртак бәхет эзләп,
Мең урадым Казан урамын.
Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!
Ганиева Венера еще тексты
Другие названия этого текста
- Ганиева Венера - Ильназ Мин Казанда сине эзләп таптым, мин Казанда сине очраттым) (0)
- Җырлый:Ганиева Венера - "Мин Казанда сине эзләп таптым"... Язма:1975 елгы... Баянда:Рокыя Ибраһимова... Синтезаторда:Вадим Усманов... (0)
- _Венера Ганиева - Мин Казанда Сине эзләп таптым (0)
- Венера Ганиева - Бергә узыйк Казан урамын (0)
Сейчас смотрят
- Ганиева Венера - Ильназ Мин Казанда сине эзләп таптым, мин Казанда сине очраттым)
- ГА.МО.РА- - эт.и г.л.аза оп.ять обм.ану.ли
- Eagle-Eye Cherry - Living The Life
- песня про дружбу которую - Я очень сильно люблю свою подругу ЛИЗУ=* Ты самая классная*
- David ODowda - Look at me
- Король и Шут [Страшные сказки 2007] - 11. Рассказ о ведьме
- В. Берковский - Ночная дорога (Не верь разлукам, старина...) - песни нашего века
- Juno Dee - Бардак (теги: новинки музыки 2013 2014 new rap(теги((теги: новинки музыки 2013 2014 реп , рэп , хип - хоп , rap , минус , минуса, минусовка , минусовки, lakky ,...
- #БАНДИТ <3 - Едем в соседнее село на дискотеку
- Юрий Наумов - Ночной полет 2
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2