Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.
Араларда кояш бата мәллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара -
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр.
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.
Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул:
Узып бара кәрван-кәрван болыт.
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.
Гузель Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - Котэм сине (минус) (3)
- Гузелия Заббарова - Котэм сине (0)
- Гузэл Уразова - Сине котэм (0)
- Гузель Уразова - Котэм синен, кайтуын,ны...)*( (0)
Сейчас смотрят
- Гузель Уразова - Котэм сине (минус)
- MC Belek feat. Alagui(Тыва & Бурятия) - Жизнь одна (Produced By Alagui)
- Артём Майский - Простуда
- Карабэйс & Alex Frizen[МИР] - Музыка
- Друзья - Песня про моих самых самых самых любимыйх друзей Вику,Олега,Катю,Настю,Лику,Ваню,Анюту,Алесю,Юлю,Женю,Юлю,Настю,Свету,Дашу,Димарика,Сашу,Женю,Серёгу,Тёмы,Мишу я вас обожаю! Вы мне очень дороги и важны в моей маленькой жизни*
- Valve Studio Orchestra - Turret Opera (OST Portal2)
- Леонид Фёдоров - Сонет (на ст. А.Хвостенко)
- Lily Allen - The Fear (Album Version)
- Jessy McCartney - Just So You Know
- Уральские пельмени - песня для мам
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1