Заһир: Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.
Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.
Галия: Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.
Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.
Заһир: Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.
Галия: Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.
Заһир, Галия бергә: Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
Закир Шаһбан еще тексты
Сейчас смотрят
- Закир Шаһбан - Галия һәм Заһир дуэты
- Mord Fustang - Super Fever vk.com/dance.news
- Rob Bagshaw, Tara Chinn, Emily Taylor - I`m Like a Fool
- LUCAVEROS x HIRO x PROXXX - Выкупаем | #KZSOUND
- Доченьке - Спустя 5 дней из роддома мы привезли нашу дочь
- Юлий Ким - Песня Звездочёта
- Наруто 2 сезон 1 опенинг - Hero`s Come Back!(русская версия)
- ttu - noch upadet, nebo uronit
- Clarice Falcão - O Que Eu Bebi
- Комиссар - НАТАШКА (Неужели ты, Наташка, не любила никогда, Неужели не грустила, не страдала, не ждала? Почему же, почему же ты не смотришь на меня? Неужели ты не видишь, как скучаю я?)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2