Ак каеннар арасына,
ак каеннар янына
кереп киттең син, йөгереп,
әй кагына-кагына.
Сылу сының, ак күлмәгең,
син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
каен булып күрендең.
Кайсы каен да, кайсы син -
аералмый тик торам.
Ялгыш каенны тотканмын -
мин аны син дип торам.
Каеннар белән шаярып,
озаклап уйнадыгыз.
Ахрысы, мине \"Бөтенләй
күрми\", - дип уйладыгыз.
Сылу сының, ак күлмәгең,
син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
каен булып күрендең.
Кайсы каен да, кайсы син -
аералмый тик торам.
Ялгыш каенны тотканмын -
мин аны син дип торам.
. еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3