Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Салават Фатхетдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (0)
- Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (Чисто для тролль мувиков) (0)
Сейчас смотрят
- Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (Чисто для тролль мувиков)
- Мурома (город Муром, Владимирская область) - Ой у нас не радостно на дворе
- айван (Ленина Пакет) - Если б я был султан (1_round_ciburbia_battle)
- (♥)Loc-Dog] - [Он обожал твои глаза](♥)-->★By DS★
- Cassius, Jay-Z, Kanye West - уууу!! I Love You So! But why i love U? I never know..
- Svartalvheim - Quantum Singularity
- Микола Лисенко - Кантата "Б'ють пороги", сл. Т.Г.Шевченка (оркестр і хор НРКУ)
- Нерехта. Костромская обл. Кондратьевские рожечники. - Загорелась во поле калина
- kavabanga depo kalibri vaha - Прямо в глаза
- Дэвушка - А за тобою, Арарат, Армения моя, Знаю, мама, мама, Армения, ты ждешь меня.
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2