- Туктатыгыз сугышларны»
1Солдатларның аналары,
Солдатларның аталары,
Үстермәдек сугыш өчен балаларны.
Ут эченә керәм, диеп.
Мин үтерәм, кырам, диеп,
Язмышларын әллә алар сайлаганмы?
Припев Туктатыгыз атышларны,
Аналарның сагышларын,
Ишетегез җир шарының
Аһ — зарларын!
Күр син дөнья афәтләрен,
Кешеләрнең нәфрәтләрен,
Төзәтелмәс, кан саркыган Яраларын!
2Автоматлар кулларында,
Сугыш кына уйларында.
Дошман булыр туганына Икеләнми.
Кабызып ут — нәфрәт кенә,
Яп-яшь кенә егетләрне
Керетеп сугыш дәһшәтенә
Ил көчләнми!
Припев
3Күзләремне йокы алмый,
Таңнарымда керфек какмый
Көтеп алам газапланып
Көннәремне.
Кайда үлем,кайда сугыш,
Өзелгән җыр,зарлы язмыш,
Очсыз уйлар, ачы сагыш
Иңнәремдә.
Припев
4Кемгә кирәк?
Кемгә файда?
Ил язмышын кемнәр сайлап
Ача җирдә сугыш уты
Бертуктамый!?
Өзеп җавапсыз уйларын,
Саклап бердәнбер улкаен.
Ана таңда дога укый
Керфек какмый…
Туктатыгыз сугышларны» еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2